16+

Автоинспекция электрон хезмәтләрне киңәйтә

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе республика хөкүмәтенең дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында (gosuslugi.ru һәм яңартылган сайт deta.gosuslugi.ru) үз эшчәнлеген тагын да җанландыруны максат итеп куйды.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе республика хөкүмәтенең дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында (gosuslugi.ru һәм яңартылган сайт deta.gosuslugi.ru) үз эшчәнлеген тагын да җанландыруны максат итеп куйды.

- Интернет чыганакларны куллану гаять тә уңайлы, ләбаса. Вакыт үткәреп, килеп йөрергә кирәкми. Компьютерыңны кабызасың да, автоинспекциягә кагылышлы барлык сорауларыңа җавап табасың,-ди Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гәрәев.

Техник күзәтчелек һәм автотранспорт чараларын теркәү бүлеге җитәкчесе Альберт Мөхетдинов өстәмә мәгълүмат биргәнчә, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләре порталы аша транспорт чарасын теркәү, исәптән төшерү өчен нинди документлар зарурлыгын белешергә, бланк үрнәген чыгартып алырга, автоинспекция бүлекләренә кабул итүгә чиратка язылырга була. Банк картасы ярдәмендә дәүләт пошлиналарын, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен салынган штрафны түләргә мөмкин.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләре порталында теркәлү өчен түбәндәге документлар таләп ителә: Россия Федерациясе гражданины паспорты; дәүләт пенсия иминиятенең иминият белешмәсе (страховое свидетельство); интернет челтәрендәге электрон почта адресы. Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында теркәлгәннән соң, үзеңнең адресыңны күп фукцияле үзәкләрдә яки почта бүлекчәләрендә раслатырга кирәк.


Казанда "Күп функцияле үзәк" дәүләт бюджет учреждениеләре адреслары:

Мәскәү районында, Гагарин урамы, 103.

Яңа Савин районында, Ямашев проспекты, 82.

Идел буе районында, Авангард урамы, 74.

Совет районында, Җиңү проспекты, 100.


Күп функцияле үзәкләрдә федераль порталда теркәлү өчен пороль дә ясатып була.












Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading