16+

Автокресло бүләк иткәннәр

Татарстан ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре төрледән-төрле чаралар уздырып кына тора. Мәсәлән, Әлмәттә күп балалы гаиләләргә автокресло бүләк иткәннәр. 

Автокресло бүләк иткәннәр

Татарстан ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре төрледән-төрле чаралар уздырып кына тора. Мәсәлән, Әлмәттә күп балалы гаиләләргә автокресло бүләк иткәннәр. 

“Иминлек гаиләдән башлана” акциясе кысаларында Әлмәт дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре социаль яклау бүлеге белгечләре белән берлектә күп балалы дүрт гаиләне шатландырган. Бу – кече яшьтәге пассажирларны куркынычсыз йөртү максатыннан үткәрелгән чара. Акция  балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, имгәнүләрдән саклану, мохтаҗларга ярдәм итү, үсеп килүче буынның тормышын һәм сәламәтлеген саклау максатыннан да оештырылган.

Бүләкләр Абдулгалимов, Мәсагутов, Мингалимов, Әхмәтҗановлар гаиләләренә тапшырылган. Балаларга шулай ук уткайтаргыч элементлары булган сумкалар, канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы бүләк ителгән. Автоинспекторлар бер үк вакытта ничек дөрес итеп балалар автокреслоларын автомобильдә ныгытырга икәнлеген дә аңлаткан. Юллардагы бәла-казалар килеп чыкмасын өчен саклык чараларын күрергә онытмыйк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading