16+

Автомобильне сату-алу килешүен хәзер дәүләт хезмәтләре аша да рәсмиләштерергә мөмкин

Дәүләт хезмәтләре порталында машиналарны сату-алу сервисы барлыкка килде, сатып алучы һәм сатучы хәтта очрашмаячак та, барлык процедураны онлайн эшләргә була.

Дәүләт хезмәтләре порталында машиналарны сату-алу сервисы барлыкка килде, сатып алучы һәм сатучы хәтта очрашмаячак та, барлык процедураны онлайн эшләргә була.

Дәүләт хезмәтләрендәге яңа функция автомобиль сату-алу шартнамәләрен электрон форматта төзү юридик көчкә ия булачак.

Беренче кулланучылар Дәүләт хезмәтләре сайтының тиешле бүлеген мөстәкыйль рәвештә табу кыен булуына зарлана.

Мондый функциянең өстенлекләре шунда ки, барысы да бик тиз эшләнелә. Килешүне тутыру һәм имзалау өчен нибары 10 минуттан артык вакыт кирәк булачак. Дөрес, кулланучылар әлегә эштә өзеклекләр күзәтелә, дип билгеләп үтә.

Шаблонны эзләргә һәм бастырып чыгарырга кирәк түгел, өстәвенә, сатып алучы һәм сатучының барлык мәгълүматлары һәм автомобиль турында мәгълүмат автомат рәвештә тутырыла — хаталану куркынычы азрак. Һәм иң мөһиме-сатып алучы һәм сатучы бөтенләй очрашмаячак та.

Автомобиль турындагы мәгълүматлар чикләүләр булу-булмауга (мәсәлән, ул эзләнүдә яки аның залогта булу-булмавына) автоматик тикшерү уза, ә бу аеруча мөһим. Әгәр нинди дә булса тикшерү уңышлы узмаган икән, сатып алучы гаризасын кире ала һәм алыш-биреш булмаячак.

Сатучы һәм сатып алучы 18 яшьтән өлкәнрәк булырга һәм дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмаларына (учетные записи) ия булырга тиеш. Шулай ук килешүдә катнашучыларның икесенең телефонында «Госсключ» кушымтасы булырга тиеш — ул килешүне раслый торган электрон санлы имзалар булдыру өчен кирәк.

Төзелгән килешү кулланучыларның шәхси кабинетларында сакланачак, кирәк булганда аны күчереп алырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading