Алар: Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Әһлетдинова, Арча районының Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Зарипова, Чирмешән районының Лашман урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Резеда Галимова. Бәйге авыл җирлегендә эшләүче укытучыларда иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү максатыннан "Мәгариф" журналы редакциясе тарафыннан үткәрелә.
"Мәгариф" журналын баш мөхәррире Сөмбел Таишева сүзләренчә, быел бәйгегә йөздән артык эш кабул ителгән. Алга таба бәйгегә Казанның татар мәктәпләрен дә җәлеп итәргә уйлыйлар. Анда катнашучылардан конспектлар гына кабул итмичә, ачык дәресләр дә бирдерәчәкләр. Шулай иткәндә бәйге тагын да кызыклырак булачак, ди ул.
"Мәгариф" журналының бүлек мөхәррире, бәйгенең жюри әгъзасы Мидхәт Садыйков конкурска килгән эшләрнең күбесенчә җиңелчә темага багышланган булуын билгеләп үтте.
- Катлаулырак темага язылганнарын күрәсе килә. Укытучының ул теманы оста итеп ача белүен, нинди алымнар куллануын күзәтү кызыклырак, - ди ул. Шул ук вакытта бәйгедә ир-ат укытучыларның аз булуына да борчылуын белдерде ул. Кабул итеп алынган эшләрнең плагиатлыкка тикшерелүе һәм берничәсенең кире кайтарылуы да билгеле булды.
Бәйгенең җиңүчесе Ландыш Әһлетдинова өч ел рәттән бәхетен сынаган булып чыкты.
- Бу юлы бәйгегә максатчан әзерләндем, тырышлыгымны бәяләделәр, - ди ул.
Миләүшә Зарипова да өч ел рәттән катнашкан бәйгедә.
- Беренчесендә беренче турны да үтә алмадым, икенчесендә икенче турны гына үттем, быел исә өч тур да минем өчен уңышлы булды, - ди ул.
Ә менә Резеда Галимова беренче тапкыр гына катнашуына карамастан, җиңүчеләр исемлегендә.
Журналистлар белән аралашканда алар авыл укытучылары алдында торган проблемаларны да искә алды.
Миләүшә Зарипова авылда имин булмаган гаиләләрнең саны артуына көенә.
- Элек андыйлар азрак иде, хәзер, кызганыч, мондый гаиләләрнең саны ишәеп бара. Кәгазь эшенең дә күп вакытны алуын бигеләп үтәсе килә. Укытучыларның дәрәҗәсен арттыруда хөкүмәтнең дә эшләве кирәк. Безне авыл мәктәпләренең ябылуы да борчый, мәктәп бетсә, авыл да юкка чыга, - ди ул.
Комментарийлар