16+

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Якынча бәяләре дә билгеле

14 сентябрьдән Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана.

14 сентябрьдән Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана.

Алар Казанның – 13, Чаллының – 2, Яшел Үзән шәһәренең – 2, Түбән Каманың – 2 мәйданчыгында һәм Кама Аланы бистәсендә старт ала. 

Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия. Шәһәр халкына арзан бәядән азык-төлекнең киң ассортименты тәкъдим ителәчәк: кош ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчәләр, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер эшләнмәләре.

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә продукциянең тәкъдим ителгән бәяләре: сөякле сыер итенең килограммы – 480-500 сум; дуңгыз итенеке – 270 сум; йомырканың дистәсе – 90-95 сум; сыер маеның килограммы – 770 сум; шикәр комының килограммы – 60 сум; онныкы – 27 сум; карабодай ярмасыныкы – 45 сум; бәрәңгенеке – 25 сум; кишер – 25 сум; чөгендер – 24 сум; башлы суган – 30 сум; кәбестә – 25 сум; сөтнең литры 50 сум; бодайның килограммы – 14 сум, арпаныкы – 12 сум, арышныкы – 10 сум; солыныкы – 10 сум.

Ярминкәләр 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading