16+

Авылда яшәүче ир хатынын каз түшкәсе белән үтергәнче кыйнаган

Башкортстанда 64 яшьлек ир-ат хатынын каз түшкәсе белән үтергәнче кыйнаган. Бу хакта җирле тикшерү комитеты хәбәр итә.

Башкортстанда 64 яшьлек ир-ат хатынын каз түшкәсе белән үтергәнче кыйнаган. Бу хакта җирле тикшерү комитеты хәбәр итә.

2018 ел көзендә бер авылда булган хәл турындагы мәгълүмат әле генә таралды. Фаҗига болайрак  булган: ир белән хатын арасында низаг килеп чыккан. Гаилә башлыгы хатынын спиртлы эчемлекләр куллануда һәм йорт эшләрендә катнашмауда гаепләп сүккән.

Кызып киткән ир  хатынын  агач саплы чебен үтергеч һәм кичке ашка дип суелган каз түшкәсе белән кыйнаган. Әлеге хәлдән соң хатыны ятып йоклаган, әмма бераздан аның хәле начараеп киткән һәм ул үлгән. Ир хатынын йөрәк авыруыннан үлгән дип аңлаган, ә суд-медицина экспертизасы аның тән җәрәхәтләреннән үлгән булуын раслаган.

Ир кеше үз гаебен таныган, хәзер җинаять эше судка тапшырылган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading