16+

Авылда яшәүче хатын-кызларга бәби тапкан өчен 100 мең сум акча бирелә

Авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чаралары быел да гамәлдә булачак.

Авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чаралары быел да гамәлдә булачак.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова министрлыкның еллык коллегиясендә әлеге мөмкинлектән республикада 5892 хатын-кыз файдаланды, дип белдерде. "Авыл җирендә 25 яшенә кадәр беренче баласын тапкан әниләргә 50 мең, 29 яшькә кадәр өченче баласын табучыларга 100 мең сум дәүләт ярдәме каралган. Күп гаиләләр  бу ярдәмгә сөенә. Акчаларны торак шартларын яхшыртуга тотучылар да бар. Әлеге программалар демографияне яхшыртырга да ярдәм итә,"- ди Эльмира Зарипова. 2018 елның гыйнвар-ноябрь нәтиҗәләре буенча республикада 42648 бала туган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading