16+

Авылларда яңа төр кибетләр төзелә

Балык Бистәсе районының Шестая Речка һәм Сабаның Кече Шыңар авылларында, «Авыл кибете» максатчан программасы нигезендә, модульле кибетләр төзелә, дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Иңе  – 7 метр, буе  – 7,3 метр, биеклеге 3 метр булган әлеге биналар 100 һәм аннан да күбрәк хуҗалыгы булган авылларда барлыкка киләчәк.

Татпотребсоюз белгечләре сүзләренчә, бүгенге көндә модуль­ле кибетләр республиканың 47 авылында төзелә. Быел барысы шундый 53 кибет төзү планлаштырыла. Киләчәктә алар 50-75 йортлы авылларда да барлыкка килер дип көтелә.
Сүз уңаеннан, республиканың 507 җирлегенә «күчмә» кибетләр хезмәт күрсәтә. ­Ихтыяҗ булган барлык авылларда да сату итәр өчен район кулланучылар кооперативларына тагын 57 автокибет таләп ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading