16+

Авылларда яшьләрне торак белән тәэмин итү буенча программа тәкъдим ителде

Бүген ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада авыл җирлегендә торучылар өчен махсус программа кирәклеген әйтте.

Бүген ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада авыл җирлегендә торучылар өчен махсус программа кирәклеген әйтте.

Бу мәсьәләне ул Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында күтәрде.

"Татарстанда дәүләт программасы кысаларында ел саен 600 ләп гаилә торак белән тәэмин ителә. Бу гына җитми", - диде һәм моның иң проблемалы мәсьәләләрнең берсе булуын әйтте.

"Әгәр без яшьләрне авылда тотып калырга телибез икән, торак программасын карарга кирәк. Бу мәсьәләне мин Татарстан Президентына да әйттем. Шәһәрләрдә һәм авыллада торак төзелеше буенча бик җитди тигезсезлек. Без республиканың Дәүләт торак фонды ресурсларын нәтиҗәлерәк кулланырга тәкъдим итәбез", - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Ул журналистларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бу сорау буенча Дәүләт торак фондына һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына күрсәтмә биргәнен әйтте. "Яшьләр авылларда калсын өчен, торак төзелешен икеләтә, өчләтә арттырырга мөмкинлек бирүче ярдәмгә ышанабыз", - диде министр.

Марат Әхмәтов беренчел взнос өчен субсидияләр, авыл халкының хезмәт хакы да исәпкә алынырга тиешлеген әйтте.

Гөлнар Гарифуллина

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X