16+

Авыр хәлдә калганнарга «ипотека каникуллары» биреләчәк

Авыр хәлдә калган россиялеләргә ипотека каникуллары бирергә мөмкиннәр. Бу хакта "Риа Новости"га биргән интервьюсында Үзәк Банкның рәис урынбасары Сергей Швецов сөйләгән.

Авыр хәлдә калган россиялеләргә ипотека каникуллары бирергә мөмкиннәр. Бу хакта "Риа Новости"га биргән интервьюсында Үзәк Банкның рәис урынбасары Сергей Швецов сөйләгән.

Эшсез калу, ипотеканың айлык түләве хезмәт хакының 50%ын тәшкил итсә, бу авыр хәлдә калган очрак дип саналачак.
 
Ипотека кредиты булган кеше бер елга кадәр ипотека каникулы алырга мөмкин һәм аның вакыты шуннан артмаячак. Каникулны рәттән бары тик ярты елга гына алып булачак.

Шулай итеп, "түләү ялын" берничә тапкыр алып була һәм бурычлы кеше түләүне йә бөтенләй туктатып тора яки айлык түләү суммасын киметеп түли алу мөмкинлегенә ия булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading