16+

Авырлы хатынны алырга баручы табиблар бригадасы янып үлгән

Коточкыч юл-транспорт һәлакәте пациент янына ашыккан табибларның гомерен өзә.

Коточкыч юл-транспорт һәлакәте пациент янына ашыккан табибларның гомерен өзә.

Медиклар бригадасы Томск өлкәсе территориясендә «Томск – Мариинск» автоюлында һәлакәткә юлыккан. «Ашыгыч ярдәм» машинасы «КамАЗ» белән бәрелешкән. Шуннан соң ике машинага да ут  капкан, дип хәбәр итә төбәкнең Эчке эшләр идарәсе. \

Медиклар авырлы хатын янына бара торган булган.
Бөтен медиклар бригадасы, ике ир-ат һәм ике хатын-кыз янып үлгән. Болар: өлкәнең перинаталь үзәгенең баш табиб урынбасары, өлкәннәр өчен реанимация бүлеге мөдире, шәфкать туташы. 
Шофер автомобильдән очып чыккан, ул хәзер хастаханәдә. 

Бригада ашыккан авырлы хатынга Юдиново район хастаханәсендә ярдәм күрсәткәннәр. Аны санавиация вертолетында Томскка илткәннәр.

Фаҗига урынында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли һәм үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте шартларын билгели.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading