16+

Авыру балалар өчен үзәк ачылды

Казанда үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм үсмерләрне кыска вакытка калдыру үзәге эшли башлады.

Казанда үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм үсмерләрне кыска вакытка калдыру үзәге эшли башлады.

Социаль проект Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан тормышка
ашырыла.

Быелның августында «Зәкят» хәйрия фонды әлеге чараны булдыру өчен «Татнефть» җәмгыятенең социаль башлангычлар конкурсында җиңү яулады һәм 1 миллион 200 мең сум күләмендә грант отты, дип яза нәзарәт матбугат хезмәте.
Әлеге проект үсешендә үзенчәлекләр булган сабыйларны, үсмерләрне калдырып торырга кешеләре булмаган ата-­аналарга «хәл алу» өчен шартлар тудыру, балаларны белгечләр кулына тапшырып тору максатыннан эшли. Үзәк «Зәкят» хәйрия фонды каршында эшләүче «Хәят» социальләшү үзәгенә йөрүче үзенчәлекле балаларның әниләренең күпсанлы үтенечләре буенча тәкъдим ителде. Әлеге ике проект та, беренче чиратта, балаларны һәм аларның ата-аналарын социаль адаптацияләүгә юнәлдерелгән. Чөнки мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнә торган гаиләләр, барыннан да элек, әйләнә-тирә мохиттән читтә булалар һәм күп вакытларын өйдә һәм тернәкләндерү үзәкләрендә уздыралар.

Үзәк ата-аналарга атнага берничә сәгатькә баланы шәфкать туташлары һәм социаль бала караучы күзәтчелегендә калдырырга мөмкинлек бирә. Баланы билгеле бер вакытка шунда калдырып, ата-ана­лар үзләренең кичектергесез эшләре белән шөгыльләнә ала, ә бала бу вакытта социаль тернәкләнү уза. Үзәктә булганда, балалар сенсор бүлмәсендә педагог-психолог белән аралаша, кул эшләре белән шөгыльләнә, музыкотерапия, бию терапиясе һәм башка дәресләргә йөри. Проектны тормышка ашыру кысаларында үзенчәлек­ле балалар тәрбияләүче 50дән артык гаиләне колачлау планлаштырыла. Үзәкнең хезмәтләре – бушлай.
Теләүчеләр «Зәкят» хәйрия фонды белгечләренә мөрәҗәгать итә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading