16+

Авыру баламны дәвалаган өчен салым акчасын кайтарып буламы?

Минем балам авыру. Аны дәвалаган өчен акча түлим. Үзем эшләмим. Баламны карыйм. Мин дәвалану өчен тотылган акчадан салым кайтара аламмы? Гөлүсә, Казан

Минем балам авыру. Аны дәвалаган өчен акча түлим. Үзем эшләмим. Баламны карыйм. Мин дәвалану өчен тотылган акчадан салым кайтара аламмы? Гөлүсә, Казан

Россия Федерациясе Салым кодексынын 21нче маддәсе нигезендә физик затлар билгеләнгән тәртиптә салым ташламаларыннан файдалану хокукына ия. Салым кодексының, 218-221нче маддәләре буенча керемнән тотыла торган салым базасын 13 процентлы ставка белән исәпләгәндә, салым чигерүләре каралган. Кешенең кеременнән 13 процент салым тотылып калган очракта гына ул, салымнан акча кайтарырга хокуклы. 13 процент хезмәт хакыннан гына тотылмаска да мөмкин, әйтик, кеше мөлкәтен сатты ди, торагын арендага биреп акча эшли. Бу керемнән дә ул салым түләргә тиеш. Салым органнарына керемнән 13 процент түләнеп бармаган икән, салымнан акча кайтарып булмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading