16+

Коточкыч! Авыру әнисен буып үтергән

Хокук сакчылары әлеге коточкыч җинаятьтә шикләнелүче 42 яшьлек ир-атны тоткарлаган.

Хокук сакчылары әлеге коточкыч җинаятьтә шикләнелүче 42 яшьлек ир-атны тоткарлаган.

Буада Первомайская урамындагы шәхси йортта фаҗига булган. 42 яшьлек улы авыру әнисен буып үтергән.

Ир шулай ук әнисенең опекуны да булган. Әниле-уллы бер торакта яшәгәннәр һәм һәрвакыт талашканнар. Чираттагы низаг вакытында ир-ат әнисенең башыннан яулыгын тартып алган да шуның белән әнисен буа башлаган. Аның үлгәнлеген аңлагач, полициягә шалтыратып, җинаять кылуы турында сөйләгән.

"Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада 42 яшьлек иргә чикләү чарасы сайланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading