16+

“Ай карбызы”н уйлап тапканнар (+фото)

Әстерханда яшәүче селикционер Артем Соколов карбызның яңа сортын уйлап тапкан.

“Ай карбызы”н уйлап тапканнар (+фото)

Әстерханда яшәүче селикционер Артем Соколов карбызның яңа сортын уйлап тапкан.

Ул булдырган яңа орлыктан эче сары төстәге карбыз үсә икән. Селекционер аны "Ай карбызы" дип атаган. Артем үзенең шәхси сайтында хәбәр итүенчә, бу карбыз тиз өлгерә торган, җимешләре әлләни зур түгел, уртача 3 килолы, бер үсентедә 3-5 җимеш берьюлы өлгерә икән. Карбыз тышкы ягыннан гадәти күренсә дә, эче ачык сары төстә. Җимеш үзе бик тәмле, сусыл. "Ай карбызын" инде Россиянең күп кенә төбәкләрендә күргәзмәдә тәкъдим итәргә дә өлгергән Артем.

Карбыз дигәннән, хәзер нәкъ менә карбыз вакыты. Аны бу вакытта курыкмыйча ашарга була, ди Роспотребнадзор идарәсе. Дөрес, шулай да юл буйларыннан, рөхсәтсез сату урыннарыннан сатып алмасаң, ышанычлырак. Бәяләргә килгәндә, "Океан", "Пионерлар" базарында килосы өчен 30 сум сорыйлар, ә менә кибетләрдә бәяләр 15-25 сум тирәсендә тирбәлә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading