16+

Айдар Галимов: «Без урамга чыгып митинглар оештырып йөрмибез, ә сәнгатебез, җырларыбыз белән Мәскәү сәхнәсенә чыгабыз»

​​​​​​​Татар һәм башкорт телләрен җыр ярдәмендә саклап калып була дип саный җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов. Бу хакта ул “Дуслык күпере” фестивале ачылышында хәбәр итте.

- Депутат буларак әйтәм, Башкортстан корылтае җыелышы бу мәсьәләнең чишү юлын эзләмәде. Кызганыч, тиешле дәрәҗәдә үз мөнәсәбәтен күрсәтә алмады. Бәлки соңрак әйтелер, - диде ул.

Айдар Галимов фикеренчә, «Дуслык күпере» фестиваленең төп бурычларының берсе - телне саклау.

-Проектның әлеге вакытта баруы бик отышлы. Берүгә дә сер түгел, илдә катлаулы мәсьәләләр күзәтелә. Телгә бик нык басым ясыйлар. Бу фестиваль уңай нәтиҗә бирсен, телнең бөеклеген күрсәтсен иде. Без урамга чыгып митинглар оештырып йөрмибез, ә сәнгатебез, җырларыбыз белән Мәскәү сәхнәсенә чыгабыз. Бу үзенә күрә бер адым дип саныйм. Ил, халык алдында үзебезнең бердәм атлавыбызны, килеп туган авырлыкларны бергә чишүебезне, хөрмәт хисләрен күрсәтәбез. Татар һәм башкорт телләрен саклау калу өчен мондый чаралар уздыру иң үтемле ысул, - диде ул.

“Татар-информ”

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading