16+

Айдар Сәлимгәрәев танылган журналист Илгизәр Хәйруллинны медаль белән бүләкләде

Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев танылган журналист Илгизәр Хәйруллинга “ТАССР төзелүгә 100 ел” медален тапшырды.

Айдар Сәлимгәрәев танылган журналист Илгизәр Хәйруллинны медаль белән бүләкләде

Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев танылган журналист Илгизәр Хәйруллинга “ТАССР төзелүгә 100 ел” медален тапшырды.

“Илгизәр Хәйруллин 1978 елдан бирле журналистикада. Күп еллар дәвамында Татарстан телевидениесендә татар телендә яңалыклар алып барды. Татар журналистикасын үстерүгә керткән өлеше шактый. Бүген аны 70 яшьлек юбилее уңаеннан “Татмедиа”га чакырып тәбрикләдек. Аңа исәнлек-саулык, имин тормыш телибез”, - диде Айдар Сәлимгәрәев. 

Хәйруллин Илгизәр Хөснулла улы Апас районы Борнаш авылында туа. Армиядән кайткач Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Газеталарда хәбәрче булып эшли. 20 елдан артык Татарстан телевидениесенең «Яңалыклар» бүлегендә хәбәрче, директор урынбасары, соңыннан, «Хәерле иртә» редакциясенең баш мөхәррире булып эшли. «Шәһри Казан» редакциясендә эшли башлагач, үзенең афоризмнары белән таныла.

“Ник баштан ук газетада эшләмәдем икән дим. Газетада барыбер рәхәтрәк, чөнки анда үзең теләгәнчә язасың. Аеруча аналитик материалларны. Бүгенге көндә бу жанрда язучылар юк диярлек. Элек без районга чыгып китеп, бер атна дәвамында күп итеп материал туплап кайта идек”, - диде Илгизәр Хәйруллин.

Без дә Илгизәр абыйны матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз, нык сәламәтлек телибез!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик эйбэт булган инде бу,70 яшь тулгач булсада хокумэт искэ алган.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Лаек Илгизәр абый! СӨБХАНАЛЛА! Бер тамчы үзгәрмәгән!

      Мөһим

      loading