16+

Айдар Сәлимгәрәев вакцина ясатты: "Бу чирне якыннарыма йоктырырга теләмим”

Бүген “Татмедиа” агентлыгында коронавирустан вакцина ясыйлар.

Айдар Сәлимгәрәев вакцина ясатты: "Бу чирне якыннарыма йоктырырга теләмим”

Бүген “Татмедиа” агентлыгында коронавирустан вакцина ясыйлар.

Иң беренчеләрдән булып аны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы урынбасары Владимир Жаворонков ясатты. 

“Икенчесен кадатуым. Беренчесендә тән температурасы бераз күтәрелгән иде. Ләкин моңа аптырыйсы юк, шулай булырга мөмкин. Якыннарым да ковидтан прививка ясата”, - диде ул.

Вакцина ясаучы Казанның 16нчы сырхауханә табиблары әйтүенчә, икенче тапкыр привика ясатучылар вакцинаны җиңел кичерә, югары температура күзәтелми икән. 

“Татмедиа” агентлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев исә бүген коронавирустан беренче прививкасын кадатты. “Беренче чиратта, аны үзем өчен ясатам. Пандемия башланганга бер елдан артык вакыт узды. Аллаһы саклады, чирләмәдем. Бик күп кешеләр белән аралашырга туры килә, бу чирне якыннарыма йоктырырга теләмим”, - диде Айдар Сәлимгәрәев. Ул “Спутник V” вакцинасына өстенлек бирүен әйтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading