16+

Айгөл Бариева: "Бүген төне буе йокламадык"

Бүген Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның мәрхүм ире Линарның туган көне.

Бүген Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның мәрхүм ире Линарның туган көне.

Бу уңайдан Айгөл Казанда Линарның рухына багышлап концерт уздыра.

“Син туган көн бүген. Тик мин белмим... Җирдән киткәннәрнең туган көне бәйрәмме, әллә матәмме... Кичен без синең белән бүген очрашачакбыз, Линарым. Мин беләм! Син дә безнең арада булачаксың. 

Бүген төнебез бик катлаулы иде, улымны көтеп төн озын... Самолетлары 1.40тан алып алты сәгатькә тоткарланды. Бик борчылдык, төне буе йокламадык. Аллаһка шөкер, әтисенең кичәсенә исән-сау кайтты”, - дип язган Айгөл.

Айгөлгә зур уңышлар телибез, Линарның урыны оҗмахта, рухы шат булсын иде.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading