16+

Айгөл Бариева Борис Грачевскийны искә ала: "Без "Ералаш"ны карап үстек"

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева бүген якты дөньядан киткән “Ералаш” тележурналының сәнгать җитәкчесе Борис Грачевский белән шәхсән таныш булган. Бу хакта җырчы Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте.

“Арабыздан “Ералаш”ның әтисе китте. Борис Грачевский 72нче яшендә үлде. Ике ел элек аның үзе белән танышып, легендар “Ералаш” съемкаларында катнашырга насыйп булды. Без “Ералаш”ны карап үстек. Балачакта аның бер чыгарылышын да калдырмаска тырыша идем. Шушы шатлык утравы өчен рәхмәт сезгә... Күпме сәләтле бала үзен тапты һәм күрсәтте анда”, - дип яза Айгөл Бариева. 

Грачевский болай дигән булган: “Зинһар өчен, елмаегыз! Ешрак елмаегыз! Мин тормышның кояшлы ягыннан йөрим, барыгызны да шул якка күчерәм. Ышаныгыз, кояшлы якта яшәүдән дә яхшысы юк. Исегездә тотыгыз: без яхшырак яшәячәкбез, безнең башка чарабыз юк”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading