16+

Айгөл Бариева ире Линарның хыялын тормышка ашырган

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева балалары белән Абхазиягә ял итәргә киткән.

Айгөл Бариева ире Линарның хыялын тормышка ашырган

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева балалары белән Абхазиягә ял итәргә киткән.

Балаларны диңгезгә алып бару – Линарның зур теләге булган.

“Без моны икәү эшләргә тиеш идек. Ул бик тә теләде. Соңгы тапкыр дүртәү бергә 2016 елда Испаниягә барган идек. Линар һәрвакыт: “Аларга диңгезгә барырга, ял итәргә кирәк”, - дип әйтә килде. Ләкин шушы 6 ел дәвамында башта балалар институтка укырга керде, аннары сессияләр һәм башкалар. Безнең белән бергә бара алмадылар. Ул киткәннән соң, беренче һәм мөһим максатым – аның теләген үтәү, ягъни балаларны диңгезгә алып бару иде. Диңгез, кояш, таулар – бу сәяхәт безгә көч бирер дип ышанам. Ә Линарым безнең белән һәм бу һәр адымымда сизелә (үз серләребез бар иде). Бу юлы телефонны кулга сирәк алам, бу - үзенчәлекле сәяхәт һәм аны тынычлыкта үткәрәсем килә”, - дип язган Айгөл.

Айгөлгә, балалары Айлинә белән Камилгә имин яллар телибез. Зур көч-куәт туплап, күңел тынычлыгы алып кайтырга язсын.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading