16+

Айгөл Бариеваның кайгысын уртаклашабыз

Яраткан җырчыбыз, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева гаиләсендә зур кайгы. Җырчының ире вафат.

Яраткан җырчыбыз, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева гаиләсендә зур кайгы. Җырчының ире вафат.

Бу хакта бүген социаль челтәрләрнең берсендә Айгөлнең дусты, сәхнәдәше Лилия Муллагалиева хәбәр итте. "Бүген коточкыч хәбәр белән төнем бүленде. Якын дустыбыз Линарның гомере өзелде. Юк, ышанасы килми. Айгөлкәем авыр кайгыңны уртаклашам, түз җаным, сабыр бул. Линар, мәңге безнең арада булырсың. Син БИК күңелле, рәхәт кеше идең. Тыныч йокла, урының оҗмахта булсын", дип язган Лилия әлеге хәбәрендә.

"Шәһри Казан" редакциясе Айгөл Бариеваның зур кайгысын уртаклаша.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading