16+

Айлык пособие 57,4 мең сумга җитәргә мөмкин

Россия Министрлар Кабинеты социаль иминиятләштерүгә бердәм тариф, шулай ук РФ Пенсия фонды һәм Социаль иминият фондын берләштерү турындагы закон проектларын хуплады.

Россия Министрлар Кабинеты социаль иминиятләштерүгә бердәм тариф, шулай ук РФ Пенсия фонды һәм Социаль иминият фондын берләштерү турындагы закон проектларын хуплады.

Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә дип яза "Татар-информ".

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы материалларында әйтелгәнчә, бердәм тариф кертелгәч, 2025 елда бала тәрбияләү буенча айлык пособиенең максималь күләме – 57,4 мең (хәзер 37,9 мең), йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 660,9 мең сум (хәзер 435,9 мең) тәшкил итәчәк.

Стаж 8 елдан ким булмаган очракта, вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособиенең максималь күләме – 143,5 мең (хәзер 94,7 мең), стаж 5-8 ел тәшкил итсә – 114,8 мең (хәзер 75,7 мең), 5 елга тулмаса 86,1 мең сумга (хәзер 56,8 мең) җитәчәк.

Бердәм тариф кертү предприятиеләр өчен исәп-хисапны гадиләштерергә ярдәм итәр дип көтелә. Әйтик, аларга Пенсия фонды һәм Социаль иминият фондына төрле хисаплар бирүнең кирәге булмаячак.

чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading