16+

Айрат Фәррахов коронавирус йоктыручыларны коткару өчен кан плазмасы тапшырды

Республика кан үзәгендә коронавирус инфекциясе белән чирләгән донорлардан плазма алу акциясе узды.

Айрат Фәррахов коронавирус йоктыручыларны коткару өчен кан плазмасы тапшырды

Республика кан үзәгендә коронавирус инфекциясе белән чирләгән донорлардан плазма алу акциясе узды.

Әлеге плазма Covid-19 вирусын йоктыручыларны дәвалау өчен кирәк. Плазма тапшырырга килүчеләр арасында Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белән ТР спорт министры Владимир Леонов та бар. 

“Вирустан дәваланган кешеләрнең плазмасы Covid-19 белән авыручылар өчен файдалы дигән фәнни мәгълүмат бар. Моны үз мисалыбызда күрсәтеп, халыкка үрнәк бирербез дип уйлыйм. Вирус белән авырган кешеләрнең плазмасы антитәнчекләргә бай. Алар, үз чиратында, кешегә сәламәтләнергә ярдәм итә”, - ди Айрат Фәррахов.

Ул кан плазмасын тапшырган өчен бирелгән акчаларны коммерцияле булмаган фондларга бирергә тәкъдим итте. Әлеге акчалар канны махсус дәвалау учреждениеләренә илтү өчен кирәк-яракларга тотылачак.

Татарстанда кан плазмасын җыю программасы апрель аенда кабул ителгән. Донор булу өчен бер-бер артлы ике тест тапшырырга кирәк. Билгеле, аларның нәтиҗәсе тискәре булырга тиеш. Икенче тестны тапшырып, ике атна узганнан соң, кан үзәгенә килергә кирәк. 

Плазма тапшыру процедурасы традицион кан тапшырудан аерыла. Плазма тапшырганда, сыек кан һәм антитәнчекләр генә алына. Бер кеше өч кешене коткара ала, чөнки бер кешедән 600 мл кан алына икән. Ә бер кешегә 200 мл кан таләп ителә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading