16+

Аю туристлар төркеменә һөҗүм иткән: бер кеше һәлак булган

Калган туристлар качып котылган.

Калган туристлар качып котылган.

Красноярск краенда кешеләргә аю һөҗүм иткән. Әлеге хәл 27 июльдә булган.
 Мәскәүдән тәҗрибәле туристлар төркеме спорт походына чыккан. Ләкин аларны ерткыч куып тоткан. Өч сәяхәтче качып котылган, беренчел мәгълүматлар буенча, тагын бер ир-ат һәлак булган. Ләкин аның гәүдәсе һаман табылмаган.

Булган хәл турында туристлар үзләре коткаручыларга хәбәр иткән. Аю аларга иртәнге алтыда ташланган. Хәзер хокук саклаучылары булган хәлнең барлык шартларын ачыклый. Һәлакәт урынына полиция хезмәткәрләре, тикшерүчеләр, коткаручылар, парк һәм аучылык белгечләре булган төркем җибәрелгән.
 Парк дирекциясе билгеләп үткәнчә, Араданский сырты территориясендә аюлар саны алып барылмый.
Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading