16+

Айваз Садыйров кызына исем кушу йоласын үзе башкарган. Сабыйның исеме дә бик матур!

Бу турыда ул инстаграм битендә хәбәр итә.

Айваз Садыйров кызына исем кушу йоласын үзе башкарган. Сабыйның исеме дә бик матур!

Бу турыда ул инстаграм битендә хәбәр итә.

“Кызыбызга ГАЗИЗӘ дип исем куштык.
Гарәп исеме. Мәгънәсе – бик кадерле, кыйммәтле, газиз, хөрмәтле, данлы, көчле, сирәк, бәһале, изге.
Шушы исемне сайлавыбызның берничә сәбәбе бар:
Беренчедән, исем мәгънәсе ягыннан да, яңгырашы ягыннан да икебезгә дә ошый иде.
Икенчедән, минем әтинең әбисе дә Газизә исемле булган.
Берничә исем арасында сайланганда сеңлем төш күргән: имеш кечкенә кызым безнең өйдә утыра икән. Кем соң син? дип сорагач, «мин Газизә!» дип җавап кайтарган сабый.
Балага исемне дә үзем кушасы килү теләге бар иде миндә. Шуңа күрә, өйгә кайткач, шартларын туры китереп, үзем башкарып чыктым әлеге йоланы, Аллага шөкер”, – дип язган Айваз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading