16+

Айваз Садыйров нинди нәзерен үти алмый азаплана?

Шуның аркасында йоклый да алмый икән...

Шуның аркасында йоклый да алмый икән...

Айваз Садыйров инстаграм битенә көн дә бер нәзерен үти алмавын язган.

“Иртән торуга беренче уй – "Бүген өйгә кайткач, иртәрәк ятам!" Һәм көн дә бу нәзерем үтәлми. Чөнки йокларга вакыт җиткәч кенә иң күңеллесе башлана: телевизорда Ургант бүген тагын да кызыграк шаяра, инстаграмга бар игътибарымны алырлык яңалык элгәннәр, ютубка Дудь яңа видеосын чыгарган... ⠀
Менә хәзер, тагын 5 минуттан ятам, дия-дия бер сәгать йокымны күккә очырып, ут сүндереп яткач кына аңлашыла... йокым качкан, ләбаса!️

Боргаланып ята торгач, саный башлыйм. Бәрәннәрне түгел, әгәр берәр могҗиза булып, менә хәзер үк йокыга китсәм, ничә сәгать йокым калганын. ⠀
Йокы килми дә, килми, йоклар сәгатьләрем кыскара да кыскара. Сәгатьләр кыскарган саен, ачу кабара да кабара...

Ниһаять ниндидер бер мәлне йокы патшасы Морфий сине үз хакимлегенә ала. Нинди мәл икәнен үзем дә белмим, чөнки нәкъ менә йоклап киткән вакытны беркайчан да хәтерләмим. Гаҗәп.⠀

Иртәнге 7:00. Будильник шалтрый. Иртән торуга беренче уй – "Бүген өйгә кайткач, иртәрәк ятам!"

Сезнең дә шулаймы ул?” дип язып куйган ул.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading