Танылган алып баручы Айваз Садыйров сайларга яратмыйм, ди. Нәрсә сайларга яратмый, бу аңа ни өчен шулай авыр бирелүе хакында ул үзе социаль челтәрдә язган.
“Кибеткә керсәм, йөзләгән күлмәк арасыннан - берсен, кафеда менюдан иң тәмлесен; төшкән фотографияләрдән иң уңышлысын сайлый алмый аптырап бетәм!
Иң аянычлысы - сайлау мөмкинлеге күбрәк бирелгән саен, кыенрак. «Араларыннан сайлыйсы бар бит әле…» дигән уй да шом сала. Шуңа күрә бу моментны сузам кебек тоела башлады инде миңа”, - дип язган ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар