16+

Аз керемле гаиләләрдәге балаларга пособие 7 яшькә кадәр түләнеләчәк

Дәүләт ярдәмен инде быелдан ук алырга мөмкин булачак.

Дәүләт ярдәмен инде быелдан ук алырга мөмкин булачак.

Россиядәге аз керемле гаиләләрдәге балаларга  Президент Владимир Путин 7 яшь тулганчы пособие түләргә кирәк, дигән тәкъдимен яңгыратты. 

Федераль Җыенга юллама чыгышын ил башлыгы демографик мәсьәләләрдән башлады. Аның сүзләренчә, илнең киләчәге балалар туу мәсьәләсен хәл итүгә турыдан-туры бәйле. 

“Шуңа да 3 яшьтән 7 яшькә кадәр булган балаларга пособие түләүне кертергә тәкъдим итәм. Сүз уңаеннан, 2020 елның 1 гыйнварыннан”, - диде Путин. 
 
Президент мондый түләүләр кемгә биреләчәгенә дә ачыклык кертте. Пособие керемнәре бер яшәү минимумыннан артып китмәгән гаиләләргә юнәлдерелә. Матди ярдәмне алу өчен легаль керемнәр хакында белешмә һәм гариза бирү дә җитәчәк. 

"Беренче этапта түләүләр яшәү минимумының яртысын, ягъни 5,5 мең сум тәшкил итәчәк. Без әлеге системаның ничек эшләвен бәяләячәкбез. Әгәр дә кайбер гаиләләрнең кереме яшәү минимумына тулмаса, икенче елдан алып, яшәү минимумы күләмендә түли башлаячакбыз”, - дип белдерде Владимир Путин.
 
Хәзергә Россиядә яшәү минимумы 11 мең сумнан артык. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading