Җырчы туган нигез хакындагы фикерен белдергән.
Җырчы Азат Фазлыев туган нигезне сату яки бүлешү турындагы фикерен «ТМТВ» телеканалында Лилия Кадыйрованың «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында әйтте. Бу хакта "Интертат" яза.
«Мин үземнең нигезне... Ул беркайчан да сатылмаячак, өч туган арасында бүленмәячәк тә. Ул – барыбызныкы. Әти-әни нигезен бүлә башлыйлар икән... Ничек инде? Ул авылда 200-300 мең сум торадыр инде.Син үзең нигезеңне, балачагыңны, ишегалдыңны, чирәмеңне кычкырышып, бүлешеп, туганлыкны бетереп сату... Әти-әни ничек түзеп ятсын бу хәлгә? Мин нык аптырыйм ул әйбергә», – дип сөйләде җырчы.
Азат Фазлыевның күптән түгел генә әтисе Рафаэль абый вафат булган иде. Җырчының әнисе Зөлфирә апа 2019 елда мәрхүмә булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Нинди мэгьнэле ,кунелгэ ятыш сузлэр,Азат. Мэлэдис!
0
0