16+

Азнакай районының элекке башлыгы Әнәс Исхаков вафат

1983-1992 елларда Азнакай район советы башкарма комитеты рәисе, 1992-2005 елларда Азнакай районы башлыгы булып эшләгән Әнәс Исхаков вафат дип хәбәр итә "Маяк" газетасы.

Әнәс Исхаков 2004 елдан Азнакайның мактаулы гражданины иде.

Ул 1945 елның 14 августында Лениногорск районы Югары Чыршылы авылында туган. 1965 елда Актүбә урта мәктәбендә рәсем һәм сызым укытучысы булып эшли башлаган. 40 ел комсомол, партия органнарында эшли. 1990-2000 елларда - Татарстан парламентында депутат.

2005 елдан - Министрлар Кабинетында хакимият һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру бүлеге җитәкчесе.

Әнәс Исхаков белән хушлашу иртәгә, 22 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында булачак.

Рәмис Латыйпов

Татар-информ
 
Рәмис Латыйпов

Татар-информ
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/22/195716/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading