Азнакай районында «Звездочка» балалар бакчасы тәрбиячеләрен вазифаларыннан азат иткәннәр, биредә балаларга карата рәхимсез мөгамәлә очраклары ачыкланган. Бу хакта Азнакай районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева хәбәр итте.
"Кызганычка каршы, Азнакайның 6 нчы номерлы "Звездочка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә карата рәхимсез мөгамәлә очрагы ачыкланган. 2022 елның 25 октябрендә бер әни тәрбияченең баласына карата тупас мөнәсәбәте турындагы шикаять белән балалар бакчасы мөдиренә мөрәҗәгать иткән», - диде ул.
Гыйләҗева сүзләренчә, мөдир хезмәт тикшерүе буенча комиссия төзегән. Төркемнең барлык хезмәткәрләре дә сораштырылган, төркемнең тәрбиячеләре һәм кече тәрбиячеләре тарафыннан аңлатма бирелгән.
«Тәрбиячеләр Россия Хезмәт Кодексы маддәсе нигезендә эштән азат ителде. Төркемгә яңа тәрбиячеләр билгеләнде. Балалар бакчасы мөдире тәрбиячеләрнең эшен контрольдә тоту өлешендә белем бирү учреждениесе эшчәнлеген тиешенчә оештырмаганы өчен эштән азат итү рәвешендә дисциплинар җаваплылыкка тартылды», – дип билгеләде Гыйләҗева.
Азнакай районы мәгариф идарәсе җитәкчесе төркемдә ата-аналар җыелышы уздырылуын, балалар бакчасының ике төркемендә видеокүзәтү урнаштырылуы турында да әйтте.
"Уку елы ахырына кадәр видеокүзәтү 6 нчы балалар бакчасының барлык төркемнәрендә дә куелачак", - дип ассызыклады Гыйләҗева.
ТР Прокуратурасы Азнакайдагы балалар бакчаларының берсендә тәрбиячеләрнең балаларны җәберләве буенча тикшерү башлаган. Социаль челтәрләрдә таралган видеоны балалар бакчасында эшләүче бер хезмәткәр төшереп алган. Биредә тәрбиячеләрнең үзләрен балалар белән тупас тотулары күренә – аларны төртеп җибәрәләр, кычкыралар, җәза бирәләр, коридорда бикләп калдыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар