16+

Багаж өчен түләү кертелә

Россия Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта Һава кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын кабул итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Россия Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта Һава кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын кабул итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.


Хәзер кире кайтарып булмый торган билетлар йөкне түләүсез алып баруны күздә тотмый. Ә кире кайтарып булган билет хуҗалары 10 килограмм йөкне түләүсез алырга хокуклы.
Документ авторлары әлеге төзәтмәләр бәяләр арзанаюга китерәчәк, дип саный. Ә авиакомпанияләр пассажирларга йөксез яңа тарифлар тәкъдим итәчәк.
Бу хөкүмәт закон проекты йөк ташу белән бәйле чыгымнарны тарифтан алуны күздә тота. Бу очракта бәяләр арзаная. Ул вакытта инде пассажир үзе белән кулындагы йөген түләүсез алачак.
Түләүсез йөк алып бару нормасын ташучы оешма куя. Ул бер пассажирга 10 килограмнан да ким булмаска тиеш.
Пассажир йөк өчен түләмәгәндә, оешма килешүне бер яклап өзә ала. Болар һәм барлык шартлар турында авиапассажирларны алдан кисәтергә тиешләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading