16+

Бакча йортындагы янгын вакытында сеңлесен коткарырга тырышкан малай вафат булган

Уфада бакча йортындагы янгын вакытында сеңлесен коткарырга теләгән яшүсмер вафат булган.

Уфада бакча йортындагы янгын вакытында сеңлесен коткарырга теләгән яшүсмер вафат булган.

28 сентябрь иртәсендә бакча йортындагы янгын вакытында сеңлесен коткарырга теләгән 15 яшьлек малай вафат булган. Бу хакта Башкорстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.

50 процент тәне пешкән үсмер фаҗига булып бер атна үткәннән соң реанимациядә вафат була.

"Башинформ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, 20 сентябрьдә Уфаның Калинин районында, Федоровка авылының "Ольховое" бакчачылык ширкатендә биш балалы гаилә яшәгән бакча йорты янган. Утта 9 яшьлек кыз һәлак була, аның 15 яшьлек абыйсы сеңлесен коткарырга тырыша, ләкин үзе бик каты пешүләр ала һәм хастаханәгә озатыла. Алтынчы бала - өлкән кызлары фаҗига көнендә әбиләрендә кунакта булган.

Гаилә авыр хәлдә калган. Аларның бернәрсәсе дә калмаган - ата-аналары һәм аларның балалары кием-салымга һәм көнкүреш кирәк-яракларына мохтаҗ.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading