16+

Бакчачылар берләште

Районыбызда «Бакчачылар клубы» эшләп килә. Һәвәскәр бакчачылар һәр айның беренче атнасында чәршәмбе көнне очрашуга җыела.

Районыбызда «Бакчачылар клубы» эшләп килә. Һәвәскәр бакчачылар һәр айның беренче атнасында чәршәмбе көнне очрашуга җыела.

Без анда чәчәк, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү генә түгел, умартачылык турында да сөйләшәбез, үзара тәҗрибә алмашабыз, үстергән яшелчәләребездән күргәзмә дә оештырабыз, тәмле ризыклар пешереп килеп сыйланабыз. Барысының да уртаклашырлык тәҗрибәсе, мактанырлык уңышлары бар. Беренче очрашуыбыз ресторанда узды, икенчесендә инде без виноград үстерү остасы 85 яшьлек Әгъзам Идиатуллин бакчасында очраштык. Әгъзам абый виноградны кышка ничек әзерләп калдыру турында күп мәгълүмат бирде. Шунда ук карлыган, крыжовник, кура җиләге куакларын бәйләү, ашлау, кыскарту турында да сөйләштек. Соңыннан чәйләр эчеп, концерт та куеп кайттык. Клубка йөрүчеләр, алга таба да һәвәскәр бакчачыларның бакчаларына сәяхәт ясап тәҗрибә уртаклашырга, елына бер тапкыр мәдәният йортында күргәзмә оештырырга, «Бер картлыкта, бер яшьлектә» исемендәге иҗат коллективы белән концерт куярга кирәк, дигән фикергә килде. Күптән түгел тагын очрашып, 2019 елга эш планын төзедек. Шунда ук Ринат Шакиров бәрәңге үстерүнең яңа ысуллары белән таныштырды. Фәрит Касыймов бал кортларын үрчетү һәм тәрбияләү турында сөйләде. Башка районнарда да шундый һәвәскәр бакчачылар клублары оештырылсын иде дигән теләктә калабыз.

Расыйх Латыйпов, Апас

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading