16+

Бал корты чакса, аның хуҗасын судка биреп була

Мәскәү янындагы дачниклар берлеге рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплин, әгәр бал корты күрше кешене чаккан булса, россиялеләр суд аша умарта ояларын алып ташлауны таләп итәргә хокуклы, дип белдерә.

Хакимият вәкиле бу мәсьәләдә Россия гражданнар кодексының 304 маддәсенә таянырга киңәш итте (милекче хокукларын милекчелектән мәхрүм итү белән бәйле булмаган хокук бозулардан яклау).

— Суд бал кортларын тоту һәм үрчетү белән шөгыльләнүче кешегә умарта ояларын алуны таләп итәргә хокуклы, — дип белдергән депутат РИА Новости басмасына.

Чаплин билгеләп үткәнчә, ветеринария кагыйдәләре нигезендә, умарталарны күршеләр белән ике араны бүлеп торучы коймага өч метрдан да якынрак урнаштырырга ярамый. Әгәр дә моннан якынрак куясы килә икән, койманың тоташ һәм ике метр биеклектә булуы мәҗбүри.
 
Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading