16+

Бала физкультура дәресендә кулларын өшеткән: кем гаепле?

Екатеринбург шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә беренче сыйныфта укучы малай физкультура дәресендә кулларын өшеткән.

Екатеринбург шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә беренче сыйныфта укучы малай физкультура дәресендә кулларын өшеткән.

Малай бияләен портфельдә онытып калдырган, ә укытучы моңа игътибар итмәгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Малай Садовый бистәсендәге 98 нче мәктәптә укый. Баланың анасы Екатерина улының дәрестә кулын өшетүе турында социаль челтәрләрдә яза. 

«Укытучыга дәшеп караган, бияләен рюкзакта онытып калдыруын да әйткән. Ләкин укытучы башка балалар белән шөгыльләнгән, җавап бирмәгән», — дип яза Екатерина.

Екатерина сүзләренчә, ата-аналары чатындагы башка кешеләр аның үзен гаепли. Алар фикеренчә, бияләй турында әни кеше үзе алдан уйларга тиеш булган. «Алиментчы атасы да аларны хуплый», — дип яза Екатерина.

Әни кеше сүзләренчә, баланың ике кулы да беренче дәрәҗәдә өшегән. 

Мәктәптә бу турыда комментарий бирмиләр. Мәгариф департаменты белешмәсе буенча, әлеге очракны мэрия контрольгә алган.

«Мәктәптә дә эчке тикшерү бара. Сыйныф җитәкчесе гаилә белән элемтәдә тора», — дигәннәр департаментта.

Әлеге вакыйганы Свердловск өлкәсе прокуратурасы да тикшерә, диелә хәбәрдә. 

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading