16+

Бала имезү турында беләсең килсә, "Ярат" фестиваленә бар

11 июльдә “Горки-Әмәт урманы” паркында яшь гаиләләр өчен “ЯРАТ” фестивале үткәреләчәк. Бәйрәмне оештыручылар бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган пресс-конференциядә журналистларга сөйләделәр.

Бала имезү турында беләсең килсә, "Ярат" фестиваленә бар

11 июльдә “Горки-Әмәт урманы” паркында яшь гаиләләр өчен “ЯРАТ” фестивале үткәреләчәк. Бәйрәмне оештыручылар бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган пресс-конференциядә журналистларга сөйләделәр.

“Безнең республикада һәм тулаем илебездә дә яшь гаиләләр белән эшләү яңарак кына үсеш ала башлады. “ЯРАТ” фестивале – Татарстанда шуңа юнәлдерелгән зур масштабтагы беренче чара,” – диде фестивальне оештыручы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Социаль проектлар һәм һөнәри камилләшү бүлеге җитәкчесе Анна Гәрәева.

Фестиваль 11:00дән 19:00гә кадәр булачак. Биредә катнашу өчен mamaparty.ru сайтындагы анкетаны тутырып, электрон чакыру алырга кирәк. Һәр килүчегә бүләк тапшырылачак, ярышларда катнашучыларга өстәмә бүләкләр каралган.

Фестивальдә чакырылган кунаклар һәм экспертлар белән кызыклы очрашулар, әниләр мәктәбе һәм Лекторий, төп сәхнәдә интерактив программа, оештыручылар белән квест аша танышу, балалар иҗат коллективлары чыгышлары, нәниләр һәм олылар өчен күңелле тамашалар булыр дип көтелә. Барлык кунаклар да “Бәхетле хайваннар” арт-күргәзмәсе, коляскалар парады, бөтен гаилә өчен костюмнар бәйгесе, квест, фестиваль партнерларыннан кыйммәтле бүләкләр уйнату һәм бию флеш-мобында катнаша ала.

“Дөрес туклану, матурлык серләре, сабыйларның сәламәт килеш тууы, бергә һәм аерым бала табу, имезү, торак программалары, ир белән хатын мөнәсәбәтләре, балаларга дөрес тәрбия бирү темаларына чыгышлар һәм әңгәмәләр булачак. Йөкле ханымнар өчен аерым чаралар да планлаштырылган,” – дип белдерде фестивальне оештыручыларның берсе, “МамаПати” оешмасына нигез салучы Светлана Абросимова. Үрмәләүче сабыйларның тизлеккә ярышуы – иң күңелле мизгелләрнең берсе булыр дип уйлыйлар оештыручылар.

Дания Нәгыйм

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading