16+

Бала пособиесе 2020 елның гыйнварыннан артачак

Владимир Путин беренче һәм икенче балага айлык түләүләр алу мөмкинлеге тудыра торган законны имзалады.

Владимир Путин беренче һәм икенче балага айлык түләүләр алу мөмкинлеге тудыра торган законны имзалады.

Мондый түләүне кеше башына айлык керем Россия төбәкләрендә билгеләнгән яшәү минимумыннан 1,5 тапкырдан ким булган гаиләләр алачак.

Яңа закон нигезендә, беренче яки икенче бала өчен пособиеләрне төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан ике тапкыр арттырылачак. Алар өчен беренче һәм икенче балага 1,3 яшьтән 3 яшькә кадәр яшәү минимумы күләмендә айлык түләүләр дә кертелә.

Пособиены алу өчен гаризаны балага өч яшь тулганчы бирергә мөмкин булачак. Закон 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading