16+

«Балачак җыры» бәйгесе үткәрелә

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесе игълан итә. 

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесе игълан итә. 

Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала, катнашу бушлай. «Балачак җыры» бәйгесе, 2020 елның 1 июненнән башлап 10 августка кадәр, өч турда уздырыла.  

Жюри 2 составта эшли: профессионаллар (әдәбият, сәнгать, музыка, педагогика өлкәсендә югары дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр) һәм балалар (музыкаль бәйгеләр лауреатлары, «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары, блогерлар). 

Беренче тур кысаларында катнашучылар, 2020 елның 1 июненнән башлап 26 июльгә кадәр, балалар өчен язылган җырның аудио язмасын һәм текстны shayanadmin@tnvtv.ru адресына җибәрергә яки флеш-карта белән, 5-70-50(30) телефонына алдан шалтыратып, Казан шәһәре, М.Горький урамы, 15 йорт адресы буенча алып килергә мөмкин. Беренче турга кабул ителгән гаризалар буенча, Жюри икенче тур катнашучыларын сайлый. Нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ» каналы сайтында https://shayantv.ru/ чыгачак. 

Икенче тур, 2020 елның 27 июленнән 3 августына кадәр, интернет тавыш бирү юлы белән https://shayantv.ru/ сайтында узачак. Иң күп тавыш җыйган катнашучылар өченче турга үтә. 2020 елның 4 августыннан 10 августына кадәр, икенче тур нәтиҗәләре буенча (аноним рәвештә), 5 җиңүче билгеле булачак. 

Бәйге нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ» каналы https://shayantv.ru/ сайтында чыгачак. 

Биш җиңүченең җырына аранжировка ясалачак. Шулай ук бу җырларны жюри карары буенча, «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак.  

Бәйгене оештыруның даталарында үзгәрешләр булырга мөмкин. Бәйгедә катнашуның төп шартлары, таләпләр, үзгәрешләр һәм башка мәгълүмат белән тулырак «ШАЯН ТВ» каналының https://shayantv.ru/ сайтында бәйгенең нигезләмәсендә таныша аласыз.  

Сылтамалар: shayantv.ru, youtube.com/ШАЯНТВ, @shaiantv, / shayantv 

реклама

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading