16+

Балага һөҗүм иткән

Кызга һөҗүм турында рәсми мәгълүматны Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты бирде.

Кызга һөҗүм турында рәсми мәгълүматны Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты бирде.

Чистайда ир-атның балигъ булмаган кызга һөҗүм факты буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары җинаять эше кузгаткан.

28 июньдә, Чистай шәһәрендә Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы күпфатирлы йортның янында бер ир-ат 7 яшьлек кызга һөҗүм иткән һәм аңа карата көчләү гамәлләре кылган.  Һөҗүм итүче узып баручы ярдәмендә тоткарланган.
Ачыкланганча, 42 яшьлек җинаятьче психиатрда исәптә тора.  Тикшерүче якын арада җинаятьчегә карата чикләү чарасы турында судка үтенеч белән мөрәҗәгать итәчәк. Хәзерге вакытта килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләү өчен тикшерү эшләре бара. Ачыклау дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading