16+

Балага уз да - 20 мең ал!

Дәүләт Думасы депутатлары йөкле хатын - кызларга айлык түләүләр алырга хокук бирә торган сертификатлар тапшырырга тәкъдим итә. Моңа бәйле закон проекты да әзерләнә икән.

Дәүләт Думасы депутатлары йөкле хатын - кызларга айлык түләүләр алырга хокук бирә торган сертификатлар тапшырырга тәкъдим итә. Моңа бәйле закон проекты да әзерләнә икән.

Сертификат 1,5 ел дәвамында 20 мең сум акча алу өчен биреләчәк.

Депутат Николай Земцов сүзләренчә, мондый ярдәм хатын - кызга матди яктан авыр вакытны җиңеп чыгарга булышачак һәм абортлардан баш тартырга этәрәчәк.

"Хатын - кыз балага узуга ай саен акча алырга мөмкинлек бирә торган сертификатны кулына алырга тиеш",- ди депутат.

Парламент вәкиле фикеренчә, бу шунда ук үз нәтиҗәләрен бирәчәк.

Закон проекты депутатлар Пётр Толстой һәм Инга Юмашева белән берлектә эшләнелә. Аны Дәүләт Думасының язгы сессиясендә тәкъдим итәргә ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading