16+

«Балагызны савыктырам-акча гына түләгез...»

Авыру баланы савыктырырга алынган ялган-күрәзәче хөкем каршына басачак.

Авыру баланы савыктырырга алынган ялган-күрәзәче хөкем каршына басачак.

Чаллыда авыру баланы дәваларга алынган хатынны хөкем итәчәкләр. Бу хакта «Челнинские извести» хәбәр итә.
Чаллы шәһәр судында 45 яшьлек Удмуртия кешесенә карата җинаять эшен караячаклар. Эш болайрак булган: үзен дәвачы дип атаган ханым ГЭС бистәсендә даруханәгә кергән. Ул берничә минут витринаны карап чыккан да сатучыга эндәшкән: «Сезнең балагыз авыру бугай?». Һәм ул нәкъ менә ноктасына баскан. Әлеге ханым үзен дәвачы дип таныштырган һәм баланы дәвалаячакмын дип ышандырган, моның өчен дәвалау йоласын үткәрергә тәкъдим иткән. Үз хезмәтләрен ул 15 мең сумга бәяләгән. Чаллы кызы аңа соңгы 1 мең сум акчасын биргән һәм "күрәзәче" сеанс башлаган.

Ләкин "дәвалау" моның белән генә тәмамланмаган. Кич белән хатын-кыз яңадан "тылсымлы" сеанс үткәрү өчен тагын 5 500 сум акча күчергән.
Аптека хезмәткәре булган хәл турында иренә сөйләгән, тегесе моның алдау икәнен аңлаган һәм полициягә хәбәр иткән. Билгеле булганча, элегрәк "ялган дәвачы" шундый ук афералар өчен 2009 һәм 2015 елларда эләккән булган.

"Дәвачы" хатын үз гаебен тулысынча таныган һәм зыян күрүченең акчаларын кире кайтарган. Тикшерү дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading