16+

Балалар бакчасы өчен түләү кыйммәтләнә

Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү 1 гыйнвардан артачак. 

Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү 1 гыйнвардан артачак. 

Киләсе елның 1 гыйнварыннан балалар бакчаларында ата-аналар түләве 4 процентка артырга тиеш. 80 процент әти-әниләр өчен түләү 125 сумга күтәреләчәк. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин #ТатарстанОнлайн программасында белдерде. Министр билгеләп үткәнчә, ата-аналар балаларын карау һәм тәрбияләү өчен генә түлиләр. Ата-аналарның түләү  күләме елына бер тапкыр арта. «Төп масса өчен ул 3 252 сум тәшкил итәчәк, ата-аналар бары тик карап һәм тәрбияләп торган өчен генә түлиләр, бирегә туклану, балаларны, кухня хезмәткәрләрен тотуны үз эченә ала. Калган чыгымнарны республика үз өстенә ала», - диде Хәдиуллин. Министр әйтүенчә, бала бакчага йөрмәсә, әти-әниләр туклану өчен түләми. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading