16+

Балалар бакчасында аерылышырга теләмәгән ир хатынын үтерә

Ир-ат 54 яшьлек хатынының муенына унлап тапкыр пычак белән суга.

Ир-ат 54 яшьлек хатынының муенына унлап тапкыр пычак белән суга.

31 августта көндез Мәскәү өлкәсендәге Воскресенск шәһәрендә балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче хатынны үтергәннәр. Җинаятьче — мәрхүмә хатынның 53 яшьлек ире. Ул бакча бинасына кереп, сабыйлар каршында үз хатынына пычак белән ташланган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ир белән хатын аерылышу стадиясендә була, ир моңа катгый каршы тора. Бер атнадан аларның мөнәсәбәтләре рәсми рәвештә таркалырга тиеш була.

Якынча версия буенча, ир-ат исерек килеш бакча территориясенә койма өстеннән керә һәм икенче корпуска бара.

Шаһитлар сүзләренчә, бу ир-ат бакча хезмәткәрләреннән хатыны янына озатуны үтенә. Имеш, ул хатынына әллә фатир, әллә автомобиль ачкычы бирергә кирәк дип алдый. Аңа башка тәрбияче очрый һәм хатыны янына озата. Очрашкач, ир белән хатын талаша башлый. Җәнҗал чыккач, исерек ирне озата килгән тәрбияче балаларны яшерә. 

Исерек ир-ат 54 яшьлек хатынының муенына унлап тапкыр пычак белән суга. Имгәнгән хатын урында ук һәлак була. Бакча сакчысы куркыныч төймәсенә басып өлгерә һәм тиз арада хокук сакчылары килеп җитә, диелә хәбәрдә.

Мәрхүмә Татьяна В. балалар бакчасында 2017 ел уртасыннан бирле эшли, аның олы кызы да бирегә эшкә урнашкан. Узган җәйдә бу хатын берничә тапкыр эшкә тәне күгәргән килеш килә. Ул хезмәттәшләренә иренең кыйнавына зарлана. 7 сентябрьдә аларны судта рәсми рәвештә аерырга тиеш булалар.

Соңрак җинаятьченең тоткарлануы билгеле булды. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Якынча версия буенча, 31 августта 53 яшьлек ир-ат Воскресенск шәһәрендәге балалар бакчасына керә. Аннары ул хатыны эшли торган төркемне таба. Хатынның муенына, гәүдәсенә һәм кулларына күп тапкыр пычак белән суга. Хатын урында ук үлә. Җинаятьчене урынга килеп җиткән хокук саклаучылар тоткарлый. Тикшерүчеләр урыннан пычакны алган, судмедэкспертиза билгеләнгән. Тикшерү барышында мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесендә иминлек тәэмин итәргә тиешле, шулай ук вазифаи затларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading