16+

"Балалар бакчасыннан ук йөгерергә өйрәтсеннәр иде"

1-2 май көнне башкалада Казан марафоны узачак. Быел чарада 14 мең спортчы катнашыр дип көтелә.

1-2 май көнне башкалада Казан марафоны узачак. Быел чарада 14 мең спортчы катнашыр дип көтелә.

“Җиңел атлетика – Татарстанда гына түгел, Россиядә дә иң популяр спорт төрләренең берсе. Ә йөгерү – җиңел атлетиканың гына түгел, башка күп кенә спорт төрләренең дә нигезе булып тора. Йөгерү белән шөгыльләнүчеләр саны, гомумән, җиденче тапкыр үткәрелүче марафонда катнашырга теләүчеләрнең күп булуы сөендерә. Марафонда катнашучы өчен акча түләргә кирәкми бит, иң мөһиме – теләк булсын.

Җиңел атлетика – игътибар аз бирелгән спорт төре. Йөгерү белән стадионнар да гына шөгыльләнмәсеннәр иде, дигән ният белән йөгерүне тагын да популярлаштыру максатын күздә тотабыз. Йөгерү нигезләренә балалар бакчасыннан ук өйрәтә башласыннар иде дип телибез”, - диде ТР Җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Салихов. 

Бүгенге көндә марафонга дөньяның 29 иленнән катнашучылар теркәлгән. Алар арасында АКШ, Мексика, Германия, Ирландия, ЮАР, Венесуэла, Эквадор бар. Шулай ук Россиянең 67 төбәгеннән спортчылар киләчәк. 

Марафон 42,2; 24,1; 10 һәм 3 чакрым арада үткәрелә. Ә нәни балалар өчен Timerkids, Timerbaby йөгерешләре булачак. Маршрут Казанның тарихи урыннары аша узачак: Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы, Кремль Яр буе, “Казан” гаилә үзәге, Иске Татар бистәсе, Ак Барс Банк Аренасы. Трассада 15 ял итү (туклану) ноктасы булачак. 180 хөкемдар эшләячәк.

Чарада 15 ашыгыч ярдәм машинасы һәм 45 медицина хезмәткәре кизү торачак. Сүз уңаеннан, марафонга катнашучылар табиб белешмәсе белән генә кабул ителә.

Казан марафоны катнашучыларын һәм тамашачыларын күңелле программа көтә. 30 апрельдә һәм 1 майда Старт шәһәрчегендә ЭКСПО-күргәзмә дә булачак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading