16+

Балаларга шарчык рәвешендәге туңдырмалар бирмәгез!

Балалар белән ял итәргә барырга җыенганда андагы меню белән алдан кызыксынырга киңәш бирде белгечләр.

Балалар белән ял итәргә барырга җыенганда андагы меню белән алдан кызыксынырга киңәш бирде белгечләр.

– Әгәр балалар өчен аерым меню булмаса, проблемалар туарга мөмкин, чөнки тәмләткечле, кирәгеннән артык борычлы ризыкны бала авыр кабул итәргә мөмкин. Эч китү, температура күзәтелмәсә дә, бер-ике көн коса икән, димәк, туклану рәвешен үзгәртергә кирәк. Балаларга ботка, пюре ашлар, яшелчә, җиләк-җимеш, термик эшкәртелгән җиңел ризыклар бирергә кирәк, – ди Республика балалар клиник хастаханәсенең изоляцион-диагностика бүлеге мөдире Лилия Зыятдинова.

Җәй көне капсыз гына сатыла торган, шарчыклар рәвешендәге туңдырмалар ашаудан да тыелырга кушты табиблар. Гадәттә аларның, эрегәннән соң, берничә тапкыр туңдырылган булуы мөмкин. Шунлыктан аның кискен эчәк инфекциясе авыруларына сәбәпче булуы бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading