16+

Балалар өчен спектакль, фигуралы шуу буенча мастер-класс һәм шугалактагы кичә: 3 гыйнварда казанлыларны нәрсә көтә

Казан Яңа елны бәйрәм итүне дәвам итә – шәһәр халкын һәм кунакларын бик күп кызыклы чаралар көтә.

Казан Яңа елны бәйрәм итүне дәвам итә – шәһәр халкын һәм кунакларын бик күп кызыклы чаралар көтә.

Яшь казанлылар фигуралы шуу нигезләрен үзләштерә алачак, шәһәр халкын шулай ук урам театры артистлары чыгышларын карарга, Кыш Бабай белән очрашырга чакыралар. 10:00 сәгатьтән «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта традицион «КышДаКар-фест» эшли башлады, анда шәһәр халкын бәйрәм сәүдә рәтләре, сый-нигъмәтләр, милли ризыклар, гадәти булмаган тәм-томнар һәм иҗади мастер-класслар көтә.

11:00 сәгатьтә «Черек күл» паркында фигуралы шуу буенча мастер-класс башлана. Анда 4 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Профессиональ инструкторлар ярдәмендә балалар шуарга, тигезлек сакларга һәм дөрес итеп егылырга өйрәнәчәк. Үзең белән тимераяклар алып килергә кирәк, алар булмаган очракта прокаттан файдаланырга мөмкин. Тренировкада катнашу өчен анкета тутырырга кирәк, тулырак – «Черек күл» паркының Instagram-аккаунтында . Мастер-класслар шулай ук 4, 6, 8, 9-нчы гыйнвар көннәренә планлаштырылган. Дәресләр 11:00 сәгатьтә башлана. 15:00 сәгатьтә «Наратлык» паркында «Кыш бабай һәм Кар кызы» бәйрәм программасы узачак. 17:00 сәгатьтә аны Дәрвишләр бистәсе кешеләре Мир урамындагы паркта күрә алачак.

«Ак чәчәкләр» бульварында 16:00 сәгатьтә шәһәр халкы һәм кунаклары «Болактагы яшьләр театры» тарафыннан куелган балалар өчен «Поляр түгәрәге аръягында (Заполярье) Яңа ел!» спектаклен карый алачак. 19:00 сәгатьтә аны «Калейдоскоп» паркында карарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе. Спектакль Мини һәм Вини исемле пингвиннарның гаҗәеп маҗаралар турында сөйләячәк. Алар Кыш Бабайдан бүләкләр көтә, әмма бүләкләр тутырылган самолет явыз Вьюговей кармагына эләгә.

16:30 сәгатьтә «Йолдызлы» скверында «Зилант» урам театры тамашасы планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр Мәдәният идарәсендә. 17:00 сәгатьтә Даурия урамындагы скверда «Казанда тылсым» урам театры тамашасы узачак.

Шул ук вакытта 17:00 сәгатьтә Касә янындагы мәйданда бәйрәм чарасы планлаштырылган. Ә 18:00 сәгатьтә барлык теләүчеләрне «Черек күл» паркында узачак «Шугалактагы кичә»гә чакыралар. 

kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading