16+

“Балалар Евровидениесе”ндә катнашучы якташларыбыз Милана һәм Александра өчен тавыш бирик!

Казанлыларны "Балалар Евровидениесе"ндә катнашучы Милана Павлова һәм Александра Городецкая өчен тавыш бирергә чакырабыз.

Казанлыларны "Балалар Евровидениесе"ндә катнашучы Милана Павлова һәм Александра Городецкая өчен тавыш бирергә чакырабыз.

Сайлап алу турын узган катнашучылар өчен тамашачылар тавыш бирүе 25нче сентябрьгә - "Балалар Евровидениесе" конкурсының финалына кадәр дәвам итәчәк.

Милана Павлова "Созвездие-Йолдызлык" конкурсының I дәрәҗәдәге лауреаты булып тора, күптөрле Халыкара һәм Бөтенроссия музыка конкурсларында гран-при иясе булды. 2013-2014 елларда Милана Павловага, иҗади уңышлары һәм музыка өлкәсендәге җиңүләре өчен, Казан Мэрының стипендиясе һәм Татарстан Республикасы Президентының дәүләт стипендиясе тапшырылды.

Александра Городецкая Казанда Константина Хабенский актерлык студиясендә, "Шарм" студиясендә вокал буенча шөгыльләнә, күп санлы халыкара һәм илкүләм вокал конкурсларында лаеуреат һәм җиңүче булган, мисалга, "Морозко", "Созвездие - Йолдызлык", "Детская Новая Волна-2015". 2013 елда Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналарында катнашкан.






Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading