16+

Балалар фантастик әсәрләр язарга ярата

Бәйсез балалар әдәбияты премиясе "Глаголица"га быел 801 эш кабул ителгән. Алар арасында Россиянең 64 төбәгеннән һәм Украина, Казахстан, Үзбәкестан, Белоруссия, Финляндидән дә эшләр бар.

Бәйсез балалар әдәбияты премиясе "Глаголица"га быел 801 эш кабул ителгән. Алар арасында Россиянең 64 төбәгеннән һәм Украина, Казахстан, Үзбәкестан, Белоруссия, Финляндидән дә эшләр бар.

Жюри әгъзалары килгән эшләр арасыннан 100 иң яхшы дип табылган авторны сайлап алган. Алар 14-19 ноябрь көннәрендә "Байтик" компьютерлаштырылган лагеренда жыелачаклар. Биредә 30 финалист билгеле булачак. "Бәхетле тарихлар" хәйрия фонды житәкчесе Ирина Хөснетдинова белдергәнчә, бәйге балаларның сәләтен үстерү максатында оештырыла. Шулай ук әсәрләрнең балалар чынлап үзләре язганына инану өчен дә кирәк, ди ул. Остаханәләрдән тыш финалга үткән балаларны Болгар һәм Зөя утравына сәяхәткә дә алып барачаклар.

Быелгы бәйгенең үзенчәлеге - башка елларда катнашкан әсәрләр буенча кыскаметражлы фильмнар төшерелгән. Әлеге конкурсның жиңүчеләре 19 ноябрь көнне "Әкият" курчак театрында игълан ителәчәк. Жиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Арада берничә бәллүр ябалак та булачак. Һәр елдагыча балаларның әсәрләре Татарстанның төрле газета-журналларында дөнья күрәчәк, дип белдерә оештыручылар.

- Балалар күбрәк фантастик әсәрләр язарга ярата, көнкүреш прозасы да бар. Аларның барысы да тормышта үзеңне табу турында. Мондый конкурсларда катнашып балалар үз тәҗрибәләрен арттыралар дип саныйм. Үзем кечкенә вакытта мондый бәйгедә катнашсам, финалга булса да үткән булыр идем дип уйлыйм, - ди Халыкара журналистлар федерациясе әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Лилия Газизова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading